Педагог һәм остаз елының төп символы Останкино телебашнясының интерактив фасадын бизәде

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Илнең төп телебашнясының медиафасады яңа тематик инсталляция белән тулыландырылган: монда педагог һәм остаз елының фирма стиле нигезендә ясалган видео трансляцияләнә, аның төп символы - пеликан.

Пеликан , 1763 елда Екатерина II ачкан Мәскәү тәрбия йорты гербында сурәтләнгән. Бинада мохтаҗ балаларга  яшәү урыны  һәм белем бирәләр.

Телеманара кунаклары өчен тематик экскурсияләр һәм мастер-класслар оештыру планлаштырыла, ә педагоглар өчен  Телерадиотапшырулар милли Ассоциациясе белән берлектә   «Педсовет Включай» мәгариф интенсивы үткәреләчәк. Моннан тыш, традиция буенча, 2023 елның 2-8 октябрендә булачак Зур укытучылар атналыгы кысаларында Мәскәүнең иң югары пьедесталында - Останкино телебашнясында “Ел укытучысы” һөнәри конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм тантаналы чаралар оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International