Казанда технология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Казанда технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Россиянең 71 төбәгеннән 341 өлкән сыйныф укучысы катнашты. Олимпиада дүрт профиль буенча узды: «Техника, технология һәм техник иҗат», «Йорт, дизайн һәм технологияләр мәдәнияты», «Робототехника» һәм «Мәгълүмати иминлек».

Олимпиадада тугыз 9 нчы сыйныф укучысы,  ундүрт 10нчы сыйныф укучысы һәм унбиш 11нче сыйныф укучысы, 48 тугызынчы сыйныф укучысы, 45 унынчы сыйныф укучысы һәм 46 унберенче сыйныф укучысы җиңүче дип табылды. Жюри ярышларны уздыруның һәм катнашучылар тарафыннан проект эшләрен башкаруның югары дәрәҗәдә булуын, аларның эшкә иҗади якын килүен, инновацион технологияләр куллануын билгеләп үттеләр.  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, укучыларны олимпиаданың лаеклы тәмамлануы белән котлап, балаларга иҗади идеяләрен тормышка ашыру осталыгы - чын талант булуын , аны һичшиксез киләчәктә үстерергә кирәк, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International