Мамадышта мәктәп театрларын булдыру программасы кысаларында мастер-класслар сериясе тәмамланды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Педогог һәм остаз елында Мамадышта мәктәп театрлары җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа дәресләре тәмамланды. Айлык экспресс-курс РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла торган мәктәп театрларын булдыру программасы кысаларында узды. Укуны Вахтанг мәктәбе вәкиле, күренекле педагог Олег Хрычев (Мәскәү шәһәре) үткәрде.

Интенсивта Татарстанның Мамадыш, Саба һәм Менделеевск районнарыннан 14 педагог катнашты. Алдан катнашучылар сайлап алу узды.

 Экспресс-курсны тәмамлаучы педагогларга федераль үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында сертификатлар бирелде.

Элегрәк программа Түбән Камада узды. Укуларда 23 мәктәп театр түгәрәге җитәкчеләре катнашты, алар арасында Сарман, Яр Чаллы, Алабуга, Зәй, башка шәһәр һәм авыллардан вәкилләр бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International