Әлмәт политехника техникумында «Профессионалитет» федераль проектының Ачык ишекләр көне узды

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Әлмәт политехника техникумында «Профессионалитет» федераль проектының Ачык ишекләр көне узды Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чара Әлмәт политехника техникумында да зур масштабта  узды. Анда 8-9 нчы сыйныф укучылары, ата-аналар җәмәгатьчелеге, педагоглар  һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, предприятие һәм оешмаларның эш бирүчеләре , барлыгы  2 меңнән артык кеше катнашты. 

Укучыларны Россия, Татарстан икътисадының өстенлекле тармаклары һәм проект программалары буенча регионда кирәкле һөнәрләр белән таныштыру әлеге чараның төп максатларының берсе булып тора. Ата-аналар җыелышында шулай ук проектның белем бирү программалары буенча уку мөмкинлегенә төп басым ясалды һәм алга таба «Татнефть» ГАҖның алдынгы тармак предприятиеләренә, «Шешмаойл» ИКнең, «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ сервис компанияләренә, кече нефть компанияләренә һәм Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренә диплом алганнан соң эшкә урнашу мөмкинлеге каралды.

Атна дәвамында техникум амбассадорлары Ачык ишекләр көне алдыннан шәһәр укучылары белән "Профессионалитет - син яхшы компаниядә" дигән класс сәгатьләре уздырдылар, 400дән артык укучы амбассадорлар белән очрашуларда катнашты.

Әлеге эш форматы 2023 елның 9 нчы сыйныф укучыларына булачак һөнәрне дөрес сайларга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International