Балалар бакчаларына кабул итү турында мәгълүмат

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Балалар бакчасына гариза бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр ешаюга бәйле рәвештә, кайбер аңлатмалар :

1. Әгәр дә сез РФ Дәүләт хезмәтләре аша гариза бирсәгез, гариза статусын «хәбәрнамә» бүлегендә яисә https://www.gosuslugi.ru/10909/2 сылтамасы буенча «Элек бирелгән гаризалар турында мәгълүмат» хезмәте аша үз шәхси кабинетыңда күзәтеп була. Хата киткән очракта, үзегез яшәгән район мәгариф бүлегенә (алга таба - РОО) мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.

2. Әгәр дә сез гаризаны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша, шәхсән РООда яисә МФЦ аша бирсәгез, түбәндәгеләр:

1.     Балалар бакчасына юллама буенча гариза статусын күзәтеп бару өчен Дәүләт хезмәте порталында хәбәр итүгә язылырга кирәк.                               РФ https://www.gosuslugi.ru/10909/3 сылтамасы буенча

2.     Инде язылгансыз икән, әмма статусын күрмисез икән, район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

3.     Әгәр элегрәк сез бер учреждениегә генә гариза биргән булсагыз, сезнең МФЦга яки РООда мөрәҗәгать итү һәм баланы балалар бакчасына өстәмә (икедән артмаган) мәктәпкәчә учреждениеләргә исәпкә кую өчен гариза язу мөмкинлеге бар.

Балалар бакчасына балаларны   кабул итү ел  саен башкарыла:

Казан шәһәре, Чаллы шәһәре һәм Зеленодольск шәһәре өчен - 1 апрельдән 31 августка кадәр;

Башка барлык муниципаль районнар өчен - 1 июньнән 31 августка кадәр. «Балалар бакчасына билгеләнгән» статусы  бирелгән көннән алып 30 көн эчендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк .  Дәүләт хезмәтләрендә гариза статусы буенча мәгълүматлар булмаганда. РФ Дәүләт хезмәтләренә техник ярдәм хезмәтенә яки район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International