Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г.Хадиуллинның Туган тел көне белән тәбрикләве

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Кадерле дуслар!

 

Сезне бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне – Туган тел көне белән тәбрик итәм!

Тукай һәм туган тел! Милләттәшләребез өчен бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз. Габдулла Тукай милләтебезне берләштереп торучы символ буларак кабул ителә, халкыбыз аның “Туган тел” шигырен көйгә салып, ана теле гимны итеп җырлый, әкиятләрен сөйләп, сабыйларны татар теле һәм әдәбияты дөньясы белән таныштыра. Әдипнең иҗаты бүген дә актуальлеген югалтмый, алай гына түгел, еллар узган саен яңа аһәң белән тагын да көчлерәк яңгырый.

Бөек шагыйребезнең бай мирасы глобальләшү чорында туган телебезне саклау юлында якты маяк булып тора. Бу өлкәдә хезмәт куючы һәркемгә бүгенге бәйрәм көнендә ихлас рәхмәтемне белдерәм һәм алга таба зур уңышлар телим. Ана теле һәркемгә алга барырга, яңа үрләр яуларга ярдәм итсен, изге гамәлләргә рухландырсын, көндәлек тормышта һәрдаим көч һәм илһам бирсен!

 

Татарстан Республикасы

мәгариф һәм фән министры                        И.Г.Һадиуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International