Россиядә беренче фиджитал дәрес Идел буе спорт университетында һәм Иннополис Университетында узачак

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

28 апрельдә, Россиядә уникаль интерактив дәрес узачак, ул цифрлы һәм реаль дөньяларны берләштерәчәк. Илнең һәм дөньяның төп инновацион спорт вакыйгасына багышланган дәрескә - "Киләчәк уеннары" мультиспорт турнирына Россиянең 89 субъекты кушылачак.

Казанда ачык фиджитал дәрес Идел буе спорт университетында һәм Иннополис Университетында узачак. Дәресне 10:00 сәгатьтә башлау планлаштырылган.

Турыдан-туры эфирда әйдәп баручылар һәм студия кунаклары спортның яңа форматлары турында сөйлиячәкләр, ә аннары егетләр практикада спорт фиджиталына чумачак. Трансляция "ВКонтакте" социаль челтәрендә булачак. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 31 гыйнварыннан  фиджитал  Россиядә яңа спорт төре буларак танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International