Рөстәм Миңнеханов татар теле укытучыларының Бөтенроссия ассоциациясен төзү идеясен хуплады

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Россиядә татар теле укытучыларын ың берләшмәсен төзергә  кирәк. Бөтен ил педагогларын берләштерүче шундый ассоциация булдыру тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка татар интеллигенциясе вәкилләре мөрәҗәгать итте. Очрашу Казан Кремлендә «Манеж» күргәзмә залында узды. 

 Берләшмә төзү бу башлангычның нәтиҗәле механизмнары булганда гына үзен аклый. "Бу көндәлек, даими эш булырга тиеш. Ниндидер ассоциация булдыру кыен булмаячак, әмма механизмнар булырга тиеш. Эш нинди формада барачак - әлегә әйтә алмыйм. Бергә уйларга кирәк. Бездә ничә укытучы, кайсы өлкәдә, кем белән эшли алабыз - барысын да карарга кирәк. Бу мәсьәләгә игътибарлы булу мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов. РТ Рәисе билгеләп үткәнчә, бу Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының, Бөтендөнья татар конгрессының, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм телләрен саклау, үстерү буенча ТР каршындагы комиссиясенең уртак эше булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International