Бүген Татарстанның 200 дән артык мәйданчыгында Халыкара тарихи «Җиңү диктанты» уза

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелек җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүне арттыру максатларында «ЕДИНАЯ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе иҗтимагый оешмалар белән берлектә 2023 елның 27 апрелендә Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант - «Җиңү диктанты» үткәрә.

Быел  республикада Җиңү Диктантын уздыру буенча оештыру комитеты составына ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова һәм Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәге директоры Булат Юнысов керде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дәрәҗәсендә эшне координацияләүне һәм муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлекне гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе бүлегенең әйдәүче консультанты Елена Лобанова башкара. Белем бирү сыйфатын мониторинглауның республика үзәгеннән җаваплы белгеч итеп статистика секторы мөдире Лада Югова билгеләнде.

Хәзерге вакытта Җиңү Диктанты сайтында акция уздыру өчен 216 мәйданчык актуальләштерелгән. Алар арасында 138 мәйданчык - гомуми белем бирү оешмалары базасында, 23 мәйданчык - урта һөнәри белем бирү базасында, 19 мәйданчык - югары уку йортлары базасында, 11 мәйданчык - китапханә базасында, 4 мәйданчык - предприятиеләрдә, 5 мәйданчык - музейларда һәм беренче тапкыр - медицина учреждениесендә (Ветераннар өчен госпиталь), 11(ябык) көч мәйданчыкларда оештырылган.

Җиңү диктанты тест форматында үткәреләчәк. Диктантның биремнәре саны - 25, язу вакыты - 45 минут.

Традиция буенча Җиңү Диктантында теләге булган һәркем катнаша ала.

Диктантны язу нәтиҗәләре диктантпобеды.рф сайтында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International