22-23 апрель көннәрендә Минзәләдә юнифайд-мини-футбол, юнифайд-волейбол, юнифайд-өстәл теннисы, юнифайд-бию спорты буенча махсус олимпиаданың республика Спартакиадасы узды.
Чара Владимир Потанинның Хәйрия фонды, Россиянең махсус олимпиадасы һәм җитәкчелек ярдәмендә «Барысы өчен дә инклюзив спорт» программасын гамәлгә ашыру кысаларында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Минзәлә интернат-мәктәбендә узды.