20 февральдән 26 апрельгә кадәр һөнәри белем бирү оешмалары арасында “Елның иң яхшы яшь укытучысы - 2023” бәйгесе узды. Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтенроссия белем бирү һөнәри берлеге Татарстан республика оешмасы, “ТР һөнәри белем бирү учреждениеләренең директорлар советы” коммерцияле булмаган партнерлыгы; һөнәри белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсеше; урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен тарату; мәгариф системасында һөнәр берлеге абруен күтәрү максатында үткәрә. Конкурс беренче тапкыр 2021 елда уздырылды.
Быел конкурска Татарстанның 64 ПООдан 114 кеше гариза биргән. «Яшь урта һөнәри белем бирү укытучысы» номинациясендә 82 педагог катнаша, «Педагог-остаз» номинациясендә - 32 педагог. Очный этапка 59 яшь укытучы һәм 23 укытучы узды.
Беренче турда яшь укытучылар үзләренең мәгариф оешмаларында үткәргән дәресләрнең видеосын тәкъдим иттеләр. Беренче тур нәтиҗәләре буенча 40 яшь укытучы икенче турга үтте.
Укытучы-остазлар остазлык тәҗрибәсе видеосын тәкъдим итте.
Икенче турда яшь укытучылар үзләрен "Автопортрет" конкурс сынавы вакытында һөнәри эшчәнлекләрен белгеч буларак тәкъдим иттеләр. Әлеге сынау нәтиҗәләре буенча һәр категориядә 10 кеше калды, алар 26 апрельдә «Важно, ценно, действенно»дигән тәрбия чарасы үткәрделәр. Сынау нәтиҗәләре буенча һәр категориядә 5 финалист билгеләнде һәм 5 кеше ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Поминов һәм Профсоюз региональ оешмасы рәисе И.Н. Проценко белән “Панель дискуссиясендә” катнашты.