Казанда 27 һәм 28 апрельдә 10:00 -16:00 кадәр әтиләр өчен «Папа против травли» антибуллинг программасы буенча укулар узачак. Үткәрү урыны 27 апрельдә: «Корстон» бизнес-үзәге, Николай Ершов урамы, 1а.
Форумда түбәндәге юнәлешләр буенча мәйданчыклар эшләячәк: гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларның иминлеге, мәктәптә балаларның туклану сыйфатын контрольдә тоту, гомуми белем бирү учреждениеләренең капиталь төзелешен контрольдә тоту, Россиядә мәктәп спорт клубларын һәм аталар һәм балалар уеннарын үстерү, булачак һөнәргә профориентация аша остазлык, иртә сәләтле балаларны билгеләү, ата-аналар белеме, аталар университетлары.
27 апрельдә форумда Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Алексеевна Львова-Белова катнашачак.