Фальков: Югары уку йортларында инженерлык белгечлекләре буенча бюджет урыннары саны меңгә артачак

2023 елның 28 апреле, җомга

Быел Россия югары уку йортларына бюджет урыннары өстенлекле юнәлешләрне, эш бирүчеләрнең һәм абитуриентларның теләкләрен исәпкә алып яңадан бүленде. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков сөйләде.

  Быел югары уку йортларына кабул итүнең контроль саннарын арттыру мөмкинлеге барлыкка килде. Вәзгыятькә, гаризаларга, эш бирүчеләрнең теләкләренә һәм башка күп кенә агымдагы ихтыяҗларына карап, бюджет урыннарын яңадан бүлештеләр. Эш өченче көн генә тәмамланды, - дип аңлатты Валерий Фальков. - Бюджет урыннары югары уку йортлары эчендә, нигездә, "Инженерлык эше, технологияләр һәм техник фәннәр" мәгариф өлкәсенә караган 39 өстенлекле белгечлек һәм юнәлеш төркемнәре буенча яңадан бүленде. Нәтиҗәдә, югары уку йортларына әзерлекнең өстенлекле юнәлешләре буенча 446 843 урын бирелде. Яңа регионнарны исәпкә алып, 2023/2024 уку елына 626 278 бюджет урыны төгаенләнде.

"Инженерлык эше, технологияләр һәм техник фәннәр" белгечлекләр һәм юнәлешләр төркеме буенча урыннарның гомуми саны 1 056 урынга арткан һәм 246 204 бюджет урыны тәшкил итәчәк, - дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International