Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков вузга документлар бирү ысуллары турында сөйләде.
- Берничә канал бар. "Бабайлар" ысулы - вузга килү һәм документларны шәхсән үзең тапшыру. Бу үз вузына, үз шәһәренә керүчеләр өчен уңайлы булырга мөмкин, -диде Валерий Фальков. Документларны почта аша, шулай ук югары уку йортлары сайтлары аша шәхси кабинетта җибәрергә мөмкин.
Бүген иң кирәкле ысул – суперсервис аша Дәүләт хезмәтләрендә "Югары уку йортына онлайн укырга керү"гә документлар тапшыру.
- Узган кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча суперсервис аша 3,6 миллион гариза бирелгән иде - дип сөйләде Фальков. - Быел суперсервиска 1015 югары уку йорты һәм аларның филиалы тоташтырылды, шул исәптән бөтен Россия территориясендә урнашкан хосусый вузлар. Читтән торып гариза бирү мөмкинлеге абитуриентлар тарафыннан бик яхшы кабул ителә.