Бүген Казан Кремленең Пушечный сараенда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чара яз һәм хезмәт бәйрәменә һәм Җиңү көненә багышланган.
"Казан Кремлендә атаклы татарстанлыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне алдыннан ихластан сәламлим, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Монда тыл хезмәтчәннәре һәм хезмәт ветераннары, сәнәгать предприятиеләре, мәдәният оешмалары, медицина һәм мәгариф хезмәткәрләре, төрле һөнәр ияләре, меценатлар бар. Сезнең һәркайсыгыз - Ватанга һәм республикабызга хезмәт итүнең лаеклы үрнәге. Сезнең уңышларыгыз Татарстан үсешенә хезмәт итә һәм илебезнең уңышлы киләчәгенә зур өлеш кертә. Без сезнең белән горурланабыз!"
Ул искәрткәнчә, бүген Татарстан - Россия Федерациясенең танылган төбәкләренең берсе. Барлык кыенлыкларга да карамастан, республика узган елны уңай нәтиҗәләр белән тәмамлады. Тулаем региональ продукт, сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү үсеше тәэмин ителде, төзелеш эшләре күләме һәм башка икътисадый күрсәткечләр артты.