Педагогик хезмәт ветераны Николай Зиновьевич Кирпичников 80 яшьлеген билгеләп үтте. Аны юбилее белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсенең урта һөнәри белем бирү үсеше бүлеге башлыгы Любовь Митрофанова котлады. Ул Николай Зиновьевичка «Мактаулы остаз» билгесе тапшырды.
Николай Зиновьевичның эш стажы 60 елдан артык, шуның 39 елы Казан шәһәренең 109 нчы һөнәри училищесы директоры вазифасында. Николай Зиновьевич җитәкчелегендә Татарстанның транспорт тармагы өчен 30 меңнән артык кадр әзерләнгән.