Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum-2023» XIV халыкара форумы узачак

2023 елның 14 апреле, җомга

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» - Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләренең икътисадый хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы. Беренче тапкыр Россиянең һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасында катнашучы илләрнең Халыкара икътисадый форумы (ИХО) 2009 елда узды. «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» төп максаты - Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук Россия Федерациясендә Ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе итеп билгеләнде. Әлеге төркем эшчәнлеге кысаларында еллык форум әзерләүне Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы алып бара.

2009 елның 25-26 июнендә үткән  ислам бизнесы һәм финансларының беренче Халыкара форумында Согуд Гарәбстаны Корольлеге, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко, Малайзия, Индонезия, Пакистан, Катар, Ливан,  Судан, Бөекбритания, Франция, Люксембург, Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан һәм  Россиядән 250 кеше катнашты. KazanForum уздыруның унөч еллык тарихында хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен алдынгы халыкара платформа, шулай ук илебезнең икътисадый мөмкинлекләрен һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү өчен ярдәм булдырылды.

Тулырак мәгълүмат белән KazanForum https://kazanforum.ru/ рәсми сайтында һәм  Вконтакте: https://vk.com/kazanforum23 Вконтакте: https://vk.com/russiahalalexpo социаль челтәрләрдә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International