Пилотсыз очкычлар белән идарә итү курсларын белем бирү программаларына кертергә кирәк, шул исәптән мәктәпләргә дә. Бу хакта пилотсыз авиация системаларын үстерү буенча киңәшмәдә Россия президенты Владимир Путин белдерде. Аның сүзләренә караганда, пилотсыз системалар белән идарә итү буенча уку курсларын һәм модульләрен төрле өлкәләрдә мәгариф программаларына кертергә кирәк. Президент билгеләп үткәнчә, агрономнар, төзүчеләр, энергетиклар һәм транспортчылар тиешле күнекмәләргә ия булырга тиеш.
"Компанияләр тарафыннан яңгыраган тәкъдимнәрне тулысынча хуплыйм, балалар мәктәптән үк идарә итәргә, җыярга, пилотсыз очкычларны конструкцияләргә өйрәнә алсын", - дип өстәде Путин.