Фән һәм югары белем министры Фальков югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең башлануы турында игълан итте

2023 елның 29 апреле, шимбә

- Быел мәктәпне тәмамлаучылар югары уку йортларына 2022 елның көзендә үк бастырылган укыту программаларына укырга керә алачак. Бернинди кардиналь үзгәрешләр булмаячак, - дип белдерде министр, күп кенә абитуриентларның тынычсызлыгын киметеп.

Ә тынычсызлану бар,  бу - факт. Хәзер бит бакалавриат һәм специалитетка алмашка,   4-6 еллык база югары белем бирү системасына күчү турында сүз бара.

Дөрес, министр сүзләренчә, кайбер вузлардан бакалавриат программаларын алыштыруга запрослар килгән инде, ләкин Фальков абитуриентларга бу берничек тә чагылыш тапмаячак, кергәндә берни дә үзгәрмәячәк дип  ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International