Сергей Кравцов: «Алты меңнән артык мәктәп геройлар исемен йөртә»

2023 елның 29 апреле, шимбә

Россиядә алты меңнән артык мәктәпкә геройларның исемнәре бирелгән. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов,  Волгоградта узган "Герой мәктәбе" Бөтенроссия форумында катнашучыларга видеомөрәҗәгатьтә  әйтте.

Сталинград сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган форумда  илнең 20 төбәгеннән, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен дә кертеп, 200ләп кеше катнашты . Алар арасында педагоглар, тәрбия буенча киңәшчеләр, мәктәп һәм музейлар җитәкчеләре, вожатыйлар, "Движение Первых" Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары һ.б лар бар.

«Герой мәктәбе» форумының пленар утырышы «Сталинград сугышы» музей-панорамасының Триумфаль залында узды. Пленар утырышның онлайн-трансляциясенә Россиянең барлык 89 субъекты вәкилләре дә кушылды. Форумда катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International