Россиядә «Киләчәк коды» проектын программалаштыруның җәйге курсларына 8-11 сыйныф укучыларын җыю игълан ителде. Укулар «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты буенча уздырыла. Җәйге каникулларда укучылар кушымталар, сайтлар һәм Python дагы уеннар эшләргә бушлай өйрәнә алачак. "Дәүләт хезмәте" порталында язылу өчен 12 белем бирү оешмасыннан 19 курс бар, алар арасында эре ИТ-платформалар һәм әйдәп баручы ИТ-университетлар бар.
Һәр блок 36 әр академик сәгать буенча дүрт модульдән тора. Җәен тизләтелгән форматта беренче 2-3 модульне үзләштерергә мөмкин, калганнары 2023 елның көзендә үтәчәк. Укучылар имтиханнарны уңышлы тапшырып сертификат алачак.