Бүген Казанда инвалидлыгы булган балалар өчен Бөтенроссия талантлар һәм иҗат конкурсын ябу тантанасы узачак

2023 елның 29 апреле, шимбә

29 апрельдә 13:00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтында инвалидлыгы булган балалар, сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм алар белән эшләүче педагоглар өчен Бөтенроссия талантлар һәм иҗат конкурсын ябу рәсми тантанасы  һәм гала-концерт була.  Чарада Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ларионова Татьяна Петровна , Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Һадиуллин  Илсур Гәрәй улы , «Движение Первых» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесенең беренче урынбасары Кондратьева Анна Андреевна  катнаша.

 Конкурсны оештыручылар: Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, “Казан дәүләт мәдәният институты” югары һөнәри белем бирү  йорты

Белешмә өчен: конкурста сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән 11 яшьтән 20 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр катнаша. Конкурс 8 номинациядә үтә.

Быел конкурска илнең 30 төбәгеннән 247 гариза бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International