1 майда Казахстан Республикасында химия буенча Халыкара Менделеев олимпиадасы башлана - Mendeleev Chemistry Olympiad (IMChO). Анда дөньяның 22 иленнән 100 дән артык укучы катнашачак: Россия, Австрия, Болгария, Венгрия, Израиль, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башкалар. Ярышларда ике теоретик һәм бер эксперименталь тур бар.
Россияне химия буенча 2022/23 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 10укучы тәкъдим итәчәк. Алар арасында Казанның 131 нче лицей укучысы Никита Перов бар. Җыелма команда җитәкчесе - M.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының химия факультеты профессоры Вадим Еремин. Олимпиада 7 майда тәмамланачак.