Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Фальков махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен вузларга керүгә каралган квоталар турында әйтте

2023 елның 1 мае, дүшәмбе

Мәсәлән, бакалавриат һәм специалитет программалары буенча аерым квота кысаларында югары уку йортларына түбәндәге гражданнар категорияләре керә алачак:

- Россия Федерациясе геройлары;

- өч  Батырлык ордены белән бүләкләнгән затлар;

- махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең  балалары (кайбер очракларда алар БДИдан башка да күчерелергә мөмкин, мәсәлән, әгәр ата-аналар үлгән яки сугыш барышында яраланган булса);

- чит дәүләтләрдә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан хәрби хезмәткәрләрнең балалары.

Шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм хәрби хезмәт үтү чорында инвалидлык алган гражданнар өчен вузга керүгә аерым квота гамәлдә.

Валерий Фальков сүзләренчә, югары уку йортларында психологик хезмәтләр челтәре үсеш ала,  тәүлек буе кайнар линия оештырыла. Алар инде 60тан артык төбәктә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International