2023 елда БДИ тапшыруның төп этабы 26 майда, география, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башлана. Без әти-әниләр һәм чыгарылыш укучылары өчен география фәненнән имтихан бирүгә бәйле иң актуаль мәгълүматны җыйдык.
География буенча БДИда булачак темалар:
- Россия географиясе
- Җирнең табигате
- Географик мәгълүмат чыганаклары
- Дөнья халкы
- Экология һәм табигатьтән файдалану
- Дөньяның иң эре илләре географиясе
- Дөнья хуҗалыгы.
Беренче өлештә – җавапны сан яки сүз рәвешендә язарга , географик объектны һәм аның характеристикаларын билгеләргә, тәкъдим ителгән исемлектән калган җавапларны текстка язып куярга, элементларның дөрес эзлеклелеген билгеләргә кирәк булачак.
Икенчесе – тулырак җавап биремнәре. Шул ук вакытта бер биремдә профиль төзергә кирәк булачак.
География буенча БДИда 31 бирем булачак.
Имтихан 3 сәгать яки 180 минут дәвам итәчәк.
Югары уку йортлары өчен БДИның минималь тест баллы
- 37 балл. Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларында - 40 балл.