Кара диңгездә «Сәләт - Ак Барс» ЯҮ иҗат сменалары

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Балаларны  Кара диңгез буеның җәйге лагерьларына җыю дәвам итә. Мәсәлән, «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәге «Сәләт-Дәрт» иҗат-интеллектуаль сменасының җәйге сезонын ачачак.

Гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары (12 яшьтән 18 яшькә кадәр) 8 июньнән 27 июньгә кадәр Кара диңгез ярында 5 төрле юнәлештә (вокал, хореография, сәхнә осталыгы, режиссура һәм SMM, шулай ук Soft-skills һәм «Нәрсә? Кайда? Кайчан? )  ял итә алачаклар.

Смена программасында белем бирү сессияләре, һөнәри сынау лабораторияләре, катнашучыларның сәләтләрен  ачуга юнәлдерелгән мәдәни һәм спорт чаралары планлаштырылган. Базаның уңайлылыгының берсе - Кара диңгез ярында урнашу, сменаның көндәлек программалары балаларны сәламәтләндерү буенча зур блокны үз эченә ала, аерым алганда - диңгездә коену.  

Смена бару өчен портфолио тутырырга һәм portfolio-selet.ru сайтында гариза бирергә кирәк.  Гаризалар 18 майга кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүматны ВКонтакте төркемендә табарга була: https://vk.com/selet.akbars.foros

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International