5 майда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин педагоглар командасы, “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының баскетбол буенча бөтенроссия турнирында бронза призерлар белән очрашачак. «КЭС-БАСКЕТ» чемпионатының һәр сезоны безнең ил тарихының нинди дә булса вакыйгасына багышлана. Мәктәп баскетбол лигасы тарафыннан тема уйлап табыла һәм аның нигезендә проект чаралары уздырыла. 2023 ел РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Шуңа күрә, 2022-2023 еллар сезоны Чемпионатта катнашучы командаларның остазларына, тренерларына багышланачак.
Исегезгә төшерәбез, 4 мартта Яшел Үзән районында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында педагоглар һәм остазлар арасында баскетбол буенча турнирның төбәк этабы узды. Уеннар 2 нче “Васильево” спорт мәктәбендә үтте. Педагогларның, остазларның иң яхшы командасы исеме өчен төбәктә «Запад», «Север», «Центр», «Восток», «Юго-Восток» и «Казан» җыелмалары көрәште.
Ярыш йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар: I урын - «Казан» дивизион командасы; II урын - “Юго-Восток” дивизион командасы, III урын - «Центр» дивизион командасы.
Ә 11-15 апрель көннәрендә Ижауда укытучылар һәм командалар остазлары арасында 2022-2023 еллар сезонында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында катнашу буенча Бөтенроссия турниры узды. Татарстан Республикасын “Казан” дивизионы педагогларының җыелма командасы тәкъдим итте, ул Баулы, Чистай, Алексеевск һәм Зәй районнарының иң көчле укытучылары һәм остазларыннан тупланган.