2023 елда 700 меңнән артык укучы БДИ тапшырачак

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

2023 елгы аттестация кампаниясенең төп чорын үткәрү өчен 5,8 меңнән артык имтихан уздыру пункты оештырыла, аларның һәркайсында  да тиешле куркынычсызлык чаралары тәэмин ителәчәк. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның видеоконференция форматында узган Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән уздырган киңәшмәсендә хәбәр итте.

«26 майдан  БДИ тапшыруның төп чоры башлана. Рособрнадзор һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә без БДИ үткәргәндә куркынычсызлык һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча эш алып барабыз. Имтиханнар тапшыру пунктларының террорчылыкка каршы әзерлеге буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырыла, ә алар аз түгел - 5800. Аерым игътибар безнең чик буе территорияләренә, Россиянең яңа төбәкләренә», - дип ассызыклады Сергей Кравцов.

Ул аттестация кампаниясендә 1,5 миллион тугызынчы  сыйныф укучысы катнашачагын хәбәр итте. Аларга дүрт имтихан тапшырырга кирәк: мәҗбүри рус теле һәм математика, шулай ук сайлау буенча ике фән. Аларның иң популярлары җәмгыять белеме булды - аны 57% бала сайлаган, география (43%) һәм информатика (41%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International