Җиңү көне алдыннан Россия мәктәпләрендә Җиңү байрагы күтәрәчәкләр

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Россия мәктәпләрендә 4 майда Россия Дәүләт флагын һәм Җиңү Байрагын күтәрү тантаналары узачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның видеоконференция форматында узган Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән уздырган киңәшмәсендә хәбәр итте.

"4 майда, безнең барыбыз өчен дә иң мөһим бәйрәм - Җиңү көне алдыннан, илнең барлык мәгариф оешмаларында патриотик чаралар узачак. Аларны «Знание», «Движение Первых» җәмгыяте, ветераннар һәм башка оешмалар белән бергәләп  уздырабыз. Һәр мәктәптә, көллияттә, педагогика университетында Россия Дәүләт флагын һәм Җиңү Байрагын күтәрү тантаналары планлаштырылган. Бөек Ватан сугышына һәм Җиңү көненә багышланган «Мөһим  сөйләшүләр» дәресләре булачак, - диде мәгариф министры.

Җиңү байрагы совет халкының Бөек Ватан сугышында фашист Германиясен җиңү һәм аның кораллы көчләренең рәсми символы дип танылды.

Укучылар  башка проектларда да катнаша алачак: «Ветеран йорты янындагы парад», «Җиңү җырлары», «Хәтер бакчасы» һәм башка  проектлар. Сергей Кравцов ассызыклаганча, аларның максаты - тарихи хәтерне саклау, үсеп килүче буында үз халкы һәм иле өчен горурлык хисе тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International