Россия Президенты Владимир Путин "Профессионалитет" проекты катнашучылары көллият педагогларына ташламалы ипотека бирү мөмкинлеген өйрәнергә кушты. Ул Кремль сайтында бастырылган исемлектә күрсәтелгән. РФ Хөкүмәтенә: урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында сайлап алынган педагогик хезмәткәрләренә ташламалы ипотека кредитлары бирү мәсьәләсен карарга.
Сорау Россия Хөкүмәтенә йөкләнгән. Бу йөкләмәне үтәү вакыты, агымдагы елның 1 октябренә кадәр.