Казанда Гәрәев урамындагы мәктәп төзелешенә тагын 820 млн сум акча бүленде

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Рауис Гәрәев урамында мәктәп төзелешенә тагын 820,36 млн сум акча бүленгән. Эшләрнең заказчысы ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, дип хәбәр ителә дәүләт сатып алулары сайтында басылган тендерда.

Акчалар төзелеш-монтаж һәм башка эш төрләренә, шул исәптән җиһазларны урнаштыру һәм монтажлауга тотылачак дип күрсәтелгән  сатып алу турындагы мәгълүматта. Эшләр агымдагы елның 11 декабренә тәмамланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International