Казанда “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Быел олимпиадада Татарстаннан 220 укучы һәм студент, шулай ук чит илләрдән - Казахстан, Кыргызстан, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстаннан 11 вәкил катнашты. Моннан тыш, җиңү өчен 8-11 сыйныф укучылары, Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 49 студент көрәште.
Казахстаннан Азат Әхмәтҗанов, Башкортстаннан Ләйсән Галимова һәм Татарстаннан Ихтияр Кыямов Гран-при ияләре булдылар.