Быел Татарстанда телләр үсеше грантларына 450 мең сум акча юнәлдереләчәк

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Быел Татарстан бюджетыннан республикада яшәүче халыкларның дәүләт телләрен үстерүгә юнәлтеләчәк грантларга 450 мең сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Грантларны түләү тәртибен ТР Министрлар Кабинеты эшләде, документ коррупциягә каршы экспертиза уза. «Интернет» челтәре өчен иң яхшы медиаресурс проекты» номинациясендә 150 мең сумлык өч грант түләү күздә тотыла: беренче урынга - 70 мең сум, икенчегә - 50 мең һәм өченче урынга  - 30 мең сум.

Шулай ук,  150 мең сумлык грантларны «Интернет» челтәрендә туган телне яклаучы  иң яхшы интернет-акция проекты» һәм « Социаль челтәрдә туган телне популярлаштыручы иң яхшы проект» номинацияләренә бирү планлаштырыла.

«Грант Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасы халыкларының  телләрен үстерүгә һәм эшләтүгә юнәлтелгән шәхси инициативаларга дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан бирелә», - диелә документта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International