Казан шәһәренең 12 нче урта мәктәбе укучысы Әмир Вәлиуллов, "Әти көче" дигән китап язган, анда Татарстаннан нан СВОга китүчеләрнең батырлыгы турында язылган. Проектны тормышка ашыруда мәктәпләрендә КФУ профессоры җитәкләгән әдәбият буенча олимпиада түгәрәге зур роль уйнаган.
Китапта 7 бүлек, һәрберсе республиканың төрле шәһәрләреннән бер каһарман турында. Китапны 12 яшьлек автор бөек бәйрәм - Җиңү көненә багышлаган. Бәлки,кемнәргәдер укучының язу стиле гади булып тоелыр, әмма авторның әле барысы да алда. Һәр бүлек - яшь ватанпәрвәрнең уйлары һәм хисләре бит ул.
Автор китапны СВО катнашучыларның үзләренә һәм аларның якыннарына бүләк итәргә планлаштыра.