2 майда Идел буе федераль округының «iВолга» яшьләр форумына теркәлү ачылды, ул быел 21-29 июльдә узачак. Идел буе федераль округы форумы - традицион рәвештә Самара өлкәсендә Мастрюков күлләрендә уза торган округның иң масштаблы яшьләр чарасы.
"iВолга" форумында катнашучы булу өчен, 2023 елның 8 июненә кадәр Форумның рәсми сайтында - ivolgaforum.ru, шулай ук "Росмолодежь.События" платформасында теркәлү узарга кирәк. Быелдан башлап форум бергәлегенә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге һәркем дә кушыла ала.
Форумның төп тематикасы - " Организация событий ". Форум программасы 8 белем бирү сменасы һәм 3 махсус трек буенча тренинг дәресләре үткәрүне, яшьләр проектлары конкурсы, фәнни һәм гамәли конференцияләр, лекцияләр һәм мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр һәм фестивальләр, төрле ярышлар һәм турнирлар, экспертлар белән очрашулар, дискуссияләр, шулай ук мәдәни-ял итү һәм спорт-туристлык чаралары уздыруны күздә тота.
Моннан тыш, бу елның мөһим үзенчәлеге Форумны оештыручыларның округ командасын оештыру булды: Идел буе федераль округының һәр регионы бер яки берничә тренинг сменасы, махсус треклар һәм округ активлыклары әзерләүгә беркетелгән.