Укытучы булу - гаять катлаулы, җаваплы һәм тырышлык таләп итә торган хезмәт. Киләсе буынны тәрбияләү дә педагоглар җилкәсенә төшә. Педагог һәм остаз елында Россиядә "Укытучы бул ! " проекты эшли башлады. Порталда будьучитель.рф ничек укытучы булу турында бөтен файдалы мәгълүмат җыелган:
- педагогик һөнәр алырга мөмкин булган мәгариф учреждениеләре исемлеге;
- укытучыларның илһамландыручы тарихлары;
- киләчәктә карьера ясауда ярдәм итәчәк материаллар.