«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында студентлар, аспирантлар һәм Татарстанның яшь галимнәре Умник-2023 конкурсында катнаша ала.
Проектлар цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, яңа материаллар һәм химик технологияләр, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклаучы энергетика кебек юнәлешләр буенча бәяләнә.
Конкурста катнашуга гаризаларны 25 декабрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://umnik.fasie.ru/kazan.