28 апрель көнне Чаллыда Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбе базасында "Терроризм - җәмгыятькә куркыныч янау" республика фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау этабы узды.
Сайлап алу этабына республиканың төрле районнарыннан 88 гариза бирелгән. Йомгаклау этабына аларның 81е узды. Катнашучылар үзләренең проект-тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр. Һәр секциядә җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар билгеләнде. Аларны дипломнар белән бүләкләделәр. Фәнни-гамәли конференция кысаларында педагоглар өчен "Бүгенге дөньяда террорчылык куркынычы барлыкка килүнең сәбәпләре, әлеге проблеманы хәл итү ысуллары" темасы буенча түгәрәк өстәл эшләде. Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.