27-28 апрельдә Мәскәүдә каратэ киокусинкай буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда Россиянең 27 төбәгеннән уенчылар катнашты. Бу ярышлар уку-спорт елының финал этабы булды. Беренчелектә катнашу өчен төбәк ярышларында сайлап алынган иң яхшы спортчылар кертелде. Барлык бәйгеләр югары спорт дәрәҗәсендә узды.
Ярышларда Татарстан кадетлар корпусы кадеты Әмир Ишмөхәммәтов катнашты һәм җиңүче булды. Ул 12-13 яшьлекләр категориясендә, авырлыгы 45кг га кадәр булганнар белән ярышты. Әмир ике тапкыр чемпион булды.