Мәктәпләрдә елга ике тапкыр ата-аналар җыелышлары уздырачак

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

 "Профориентацион минимум" исемен алган мәктәп укучыларын профориентацияләүнең бердәм системасы уку йортларында 2023 елның 1 сентябреннән кертеләчәк. Берничә компоненттан торган система турында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның видеоконференция форматында узган киңәшмәдә сөйләде.

Мәгариф министрлыгы башлыгы аңлатканча, система берничә компоненттан торачак. Шулай итеп, мәктәпләрдә предприятиеләр белән берлектә һөнәри сыйныфлар ачыла, медицина, педагогик, космик, эшкуарлык, инженерлык һәм IT-класслар челтәре булдырылды.

Һөнәри укыту программалары барлыкка киләчәк. Шундый мисаллар Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Ставрополь краенда һәм башка төбәкләрдә бар. Мәктәп укучыларының  көллиятләрдә  һәм предприятиеләрдә белем алу тәҗрибәсен тарату планлаштырыла. Укучылар дәүләт үрнәгендәге һөнәр турында таныклык ала һәм аның нигезендә эшкә урнаша алачак.

Шулай ук,  укытучы дәресләр вакытында предмет темасының төрле һөнәрләре белән бәйләнеше өчен файдалана алырлык 100 мең материал комплекты эшләнгән. Укучылар өчен һөнәри юнәлеш чараларына: тестлаштыру, проект эшчәнлегенә атнага бер сәгать бирелә. Балаларны профориентацияләүнең тагын берсе- аларның ата-аналары белән үзара бәйләнеш. Мәктәпләр графигында бу темага елына кимендә ике  тапкыр ата-ана җыелышы  үткәрү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International