28 апрель көнне Түбән Камада “Адымнар-Түбән Кама” полилингваль белем бирү комплексы базасында Бөтендөнья фән көне билгеләп үтелде.
Чара кысаларында мәктәп укучылары катнашында концерт программасы оештырылды, шулай ук «Фән-Fest» фестивале һәм «ЮНЕСКО Ассоциацияләнгән мәктәпләре» проекты кысаларында полилингваль белемне үстерү концепциясе» түгәрәк өстәле үткәрелде. Чарада нефть химиясе шәһәренең эре сәнәгать предприятиеләре актив катнашты. Алар арасында - СИБУРның Түбән Кама предприятиесе дә бар.
Мәктәп укучыларының фәнни эшләре күргәзмәсе бәйрәмнең якты вакыйгасы булды. Балалар робототехника, химия, биология, экология өлкәсендәге 20 дән артык проектны тәкъдим иттеләр. Биредә программалаштырылган роботлар да, 3D-модельләр дә, пластикны эшкәртү өчен конструкцияләр макетлары да бар. Тагын берсе - "Адымнар" укучылары өчен оештырылган "Нәрсә ул Нефтехим" танып-белү уены. Уенны оештыручылар - 1 нче сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, "Яхшы эшләр формуласы" социаль инвестицияләр программасының грант конкурсында җиңүчеләр. Сәнгать мәктәбе укытучысы Нелли Саушева сүзләренә караганда, яшь проектлаучылар макет өстендә 6 айдан артык хезмәт куйган.
Уенда катнашучыларның бурычы - «Түбән Кама Нефтехим»ның кечерәйтелгән кәгазь күчермәсен җыю. Моның өчен укучыларны 6-7 кеше командаларга бүлделәр. Һәр команда предприятие фрагментын җыярга һәм мөһим бурыч – бергләп эшләргә, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм кәгазь эшләнмәләрдән тулы бер объект ясарга тиеш. Нефть химиясе предприятиесенең кәгазь версиясен җыюда балаларга остазлары нефтехимиклар һәм 1 нче сәнгать мәктәбе укучылары үзләре дә булышты.
Команда эше, детальләргә игътибар һәм үзара ярдәмләшү. Һәм менә ул - нәтиҗә. Нефтехимик предприятиесенең кәгазь күчермәсе күз алдында үсте.