Педагог һәм остаз елында «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча чемпионат кысаларында «Возможности без границ»Бөтенроссия конкурсы уза. Катнашучыларга илнең төрле төбәкләренең этномәдәни образын гәүдәләндерәчәк арт-объект булдырырга кирәк булачак.Конкурс өч этапта уза, анда индивидуаль рәвештә дә, төркемләп тә катнашырга мөмкин. Беренче этап 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк, эшләр 3 июньгә кадәр кабул ителә. "Абилимпикс" хәрәкәтенең региональ үсеш үзәкләре ул киләсе этапта үз эшен тәкъдим итәчәк катнашучыны яки команданы билгеләячәк.
13 июньнән 30 июньгә кадәр икенче этап узачак: бу «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Абилимпикс» рәсми төркемендә ачык тавыш бирү. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы ун арт-объект билгеләнәчәк.
Өченче этап Мәскәүдә «Абилимпикс» илкүләм чемпионатының финалы барышында 20-23 октябрьдә узачак . Жюри финалистлар эшләре күргәзмәсендә иң яхшы өч объектны атаячак. Конкурс призерларын бүләкләү "Абилимпикс" чемпионатын ябу тантанасында узачак.
Конкурс Нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.