Россия Федерациясе субъектларының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм мәктәпләре катнашында «Снежный городок Эколят - 2023» Бөтенроссия конкурсының федераль этабына йомгак ясалды.
Бөтенроссия конкурсында Татарстанның 15 муниципаль берәмлегеннән 108 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты. Конкурс эшенә педагогик хезмәткәрләр, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар җәлеп ителде. Учреждениеләр эшләрендә кардан ясалган уен, танып белү, спорт мәйданчыклары күрсәтелде. Иң яхшы «Снежный городок Эколят - 2023» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр:
1 урын - Мамадыш районының «Бәләкәч» 5 нче балалар бакчасы, Чистай районының «Жемчужинка» 6 нчы балалар бакчасы.
2 урында Саба районының «Бәләкәч» 5 нче балалар бакчасы.
Котлыйбыз!