«Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында инновацияләргә ярдәм фонды «Студентлар стартабы» конкурсының дүртенче чиратын башлап җибәрә.
2023 елга максат - һәрберсе 1 млн. сум күләмендәге 1500 проект, хәзер Фонд Россия югары уку йортларында белем алучы чит ил студентларыннан да заявкалар кабул итәргә планлаштыра.
Проект җиде юнәлешнең берсенә туры килергә тиеш:
Цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, яңа материаллар һәм химик технологияләр, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны сак тоту энергетикасы, креатив индустрия.
Конкурска гаризаларны рәсми сайтта 2023 елның 5 июненә кадәр бирергә мөмкин