Быел 6 меңнән артык мәктәп укучысы Бөтенроссия олимпиадасы финалисты булды

2023 елның 5 мае, җомга

2022/23 уку елында мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында катнашучыларның гомуми саны 7 миллион тирәсе тәшкил итте, 6512 өлкән сыйныф укучысы финалистлар булды. Интеллектуаль ярышлар йомгаклары буенча 3079 өлкән сыйныф укучысы Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар дип табылды: алар 542 җиңүче дипломы һәм 2537 призер дипломы яулады. Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан Республикасы, Кабарда-Балкар , Мордовия , Татарстан Республикалары, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород , Самара , Свердловск , Псков, Төмән , Ульяновск өлкәләре, «Сириус» федераль территориясе олимпиада финалын уздыру өчен мәйданчыклар булды.

Иң массакүләм интеллектуаль ярыш турында актуаль мәгълүмат укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International