Киңәшмә барышында мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныфларында ата-аналар катнашында “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен тантаналы уздыру 22 - 23 майда узачак. Чыгарылыш кичәләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү (шул исәптән янгынга каршы) чараларын уздырырга тәкъдим ителә. Күпчелек мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре 23 - 24 июньдә узачак.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру темасын дәвам итеп, дәүләт йомгаклау аттестациясенең вакытыннан алда йомгаклау нәтиҗәләре турында министр урынбасары Минзәлия Закирова җентекләп сөйләде.
Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов үз докладында районнар буенча куркынычсызлык мониторингы нәтиҗәләренә басым ясады, төп җитешсезлекләрне күрсәтте. Педагог һәм остаз елы кысаларында 12 майда “Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл” полилингваль комплексы базасында авыл укытучыларының “Укытучылар белән авыл дан тота” дигән беренче республика форумы узачак.
Форумда кемнәр катнашачагы һәм аның программасына нинди чаралар кертелүе турында өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова сөйләде.