Бүген, 5 май көнне, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм министр урынбасары Станислав Андреев ветераннарны котладылар. Раздрогов Альберт Германович 1935 елның 9 августында Архангельск өлкәсендә, Югары Тойма шәһәрендә туган. Җамалеев Ринат Камал улы 1942 елның 17 июлендә Үзбәкстан ССРның Бохара өлкәсе Каракүл шәһәрендә туган.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык педагогик җәмәгатьчелеге исеменнән хөрмәтле ветераннарыбыз адресына Бөек Җиңү бәйрәме белән яңгыраган барлык җылы сүзләргә кушыла һәм нык сәламәтлек, оптимизм һәм озын гомер тели. Без Сезнең батырлыгыгыз белән горурланабыз. Сез безнең өчен - яхшылык, намуслылык, җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге!