Проектның төп бурычы - киләчәктә үз аудиториясен туплаячак һәм фикер лидерлары булачак яңа йөзләр һәм талантлар табу. Мәктәп яшь блогерларга бу өлкәдә беренче адымнарын ясарга, ә алга таба - үз блогларын үстерергә ярдәм итәчәк. Проектның төп миссиясе исә үз блогын татар һәм рус телләрендә генә түгел, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телләрендә алып барырга теләүче кызыклы, сәләтле яшьләрне җыю. Шуңа күрә проектта туган тамырларына, туган телләренә һәм үз халкының мәдәниятенә битараф булмаган актив яшьләр көтелә. Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында республика халыкларының мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен популярлаштыру буенча кызыклы, сыйфатлы контент булдыру.
Проектның темасы - этник, төрле халыкларның һәм милләтләрнең үзенчәлеге.
Гаризалар 14 майга кадәр кабул ителә. Гаризаны сылтамада тутырырга мөмкин.
Укулар 20 майдан 20 августка кадәр барачак. Укулар атнага 2 тапкыр, берсе офлайн, берсе онлайн форматта үткәреләчәк.