Республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста сайлап алуның 2 этабы дәвам итә.
Конкурс 2023 елның 25 маена кадәр дәвам итәчәк. Эксперт комиссиясе конкурста сайлап алуның икенче этабында катнашучы 25 мәгариф оешмасында булачак. Әлеге этап кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнарының системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс белән тәэмин ителеше, белем бирү оешмасының әлеге юнәлеш буенча эш формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, балаларга дәүләт телләрен өйрәтү методикасы һәм технологияләре бәяләнә.
Нәтиҗәләр 2023 елның 29 маена кадәр ясалачак. Конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча 10 мәгариф оешмасы җиңүче итеп билгеләнә, алар 500 мең сум күләмендә грант алачак.