Рособнадзорның «БДИ - про100!» онлайн-марафоны эфирлары язмалары 600 меңнән артык карау җыйды

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Рособнадзорның "БДИ - бу про100!" онлайн-марафонының өченче сезоны тәмамланды. Алты көн дәвамында БДИ предметларына багышланган тематик эфирлар узды.ФИПИ экспертлары һәм педагоглар имтиханнарның үзенчәлекләре турында сөйләделәр, мәктәп укучыларының сорауларына җавап бирделәр.

Катнашучылар шулай ук 2023 елгы чыгарылыш укучылары һәм студентлар булды, алар үзләренең лайфхаклары һәм БДИга әзерлек методикалары белән уртаклаштылар.  Хәзерге вакытка онлайн-марафон эфирлары 600 меңнән артык карау җыйды. Иң популярлары рус теленә, физикага һәм җәмгыять белеменә багышланган эфирлар булды.

Эфирларның видеоязмаларын Рособрнадзорның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге һәм Rutube дагы битләрендә карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International